Татарча   Русский   English


Чуашстан Республикасында гамәли семинар узды

Чуашстанның Урмай авылы мәдәният йортында «Татар фольклорын, татар мәдәни мирасын торгызу, саклау һәм җиткерүнең заманча технологияләре: этник бию, этник җырлау-вокал, этник театр, этник музыка кораллары: гөслә, курай, саз, тальян гармун (тәҗрибә, проблемалар, перспективалар)» исемле семинар узды.

Тулысынча укырга

Ватанны саклаучылар көне

Тулысынча укырга

Матди булмаган мәдәни мирасны саклауга багышланган квалификация күтәрү курслары үткәрелде

2018 елның 12-22 февралендә Өстәмә (һөнәри) белем бирү институтында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фольклор төркемнәренең җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курсларын оештырды.

Тулысынча укырга

«Рус җыры-2018» һәм «Казак түгәрәге-2018» Республика бәйгеләре башланды

2018 елның 18 февралендә Болгар шәһәрендә «Рус җыры-2018» һәм «Казак түгәрәге-2018» бәйгеләренең зона турлары башланды. Бәйгедә Спас, Чистай, Нурлат, Аксубай, Алексеевск һәм Әлки районнарыннан килгән башкаручылар, ансамбль һәм төркемнәр катнашты.

   

Тулысынча укырга

«Иделкәем» бәйгесе Биектау районында узды

2018 елның 17–18 февралендә Биектау районы Шәпше авылында «Иделкәем–2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр театр төркемнәре һәм курчак театрлары бәйгесенең чираттагы зона туры узды. Бәйгедә Лаеш, Балык Бистәсе, Кукмара, Арча, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан килгән төркемнәр катнашты.

Тулысынча укырга

Файзулла Туишев ис. Республика гармунчылар бәйгесе башланды

2018 елның 17 февралендә Теләче авылында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Файзулла Туишев ис. Республика гармунчылар бәйгесенең зона турын үткәрде. 


Тулысынча укырга

Идел буе халыклары традицион мәдәнияте

13-15 февральдә Казанда «Идел буе халыклары традицион мәдәнияте» исемле IV Бөтенроссия (халыкара катнашлык белән) фәнни-гамәли конференциясе узды.

Тулысынча укырга

«Россия чаңгы юлы – 2018» ярышларында РТМҮҮ хезмәткәрләре катнашты

2018 елның 10-11 февралендә Бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган  «Россия чаңгы юлы – 2018» ярышлар узды. Әлеге чарада Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Фәридә Насыйбулла кызы Хәмидуллина катнашты.

Тулысынча укырга

«Иделкәем» бәйгесе Кайбыч районында узды

2018 елның 10–11 февралендә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында «Иделкәем–2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм курчак театрлары бәйгесенең чираттагы зона туры узды. Бәйгедә Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Кайбыч районнарыннан килгән коллективлар катнашты.

Тулысынча укырга

Анонс

2018 елның 13-15 февралендә Казанда «Идел буе халыклары традицион мәдәнияте» исемле IV Бөтенроссия (халыкара катнашлык белән) фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге конференцияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра.

Тулысынча укырга

«Иделкәем» бәйгесе Әлки районында узды

2018 елның 3–4 февралендә Әлки районы Базарлы Матакта «Иделкәем–2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм курчак театрлары бәйгесенең беренче зона туры узды.

Тулысынча укырга

«Рус халык уенчыгы» бәйгесенең сайлау туры нәтиҗәләре

Төбәкара «Рус халык уенчыгы» бәйгесенең сайлау туры нәтиҗәләре ясалды.

Тулысынча укырга

РТМҮҮ хезмәткәрләренең квалификация күтәрү курсларында укыды

15-25 гыйнварда Өстәмә (һөнәри) белем бирү институтында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең халык гореф-гадәтләрен, бәйрәинәрен һәм халык иҗаты әсәрләрен торгызу һәм популярлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Сагбиева Нәфисә Азват кызы, Җиһаншина Лилия Хаматхарис кызы, Хисаметдинова Гөлфирә Илфан кызы «Яшьләр мәдәниятенең тамаша-уен формалары» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында укыды.


Тулысынча укырга

«Иделкәем» бәйгесе башлана!

2018 елның 3 һәм 4 февралендә Әлки районының үзәге – Базарлы Матакта – Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм курчак театрлары бәйгесенең беренче зона туры узачак.

Тулысынча укырга

«Иң яхшы Яңа ел чарасы һәм торак пунктларның иң яхшы бизәлеше» бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды

24 гыйнварда Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасында «Иң яхшы Яңа ел чарасы һәм торак пунктларның иң яхшы бизәлеше» республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча комиссия утырышы узды.

Тулысынча укырга

Республика режиссерлар семинары

2018 елның 21 гыйнварында Өстәмә (һөнәри) белем бирү институтында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Республика режиссерлар семинарын үткәрде. Семинарда барлыгы 115 режиссер катнашты.

 

Тулысынча укырга

Котлыйбыз!

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Кайбыч районының мәдәният бүлеге мөдире Рамилә Рузалит кызы Әбләзованы чын күңелдән юбилей белән тәбрик итә һәм иминлек, чиксез бәхет, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар тели!

Тулысынча укырга

Яңа ел котлы булсын!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, халык мәдәнияте ветераннары, район мәдәният бүлеге җитәкчеләре!

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Сезне Яңа 2018 ел белән котлый!

Тулысынча укырга

Мәдәният-ял итү учреждениелары чаралары белән наркомания профилактикасын үткәрү

2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында «Мәдәният-ял итү учреждениелары чаралары белән наркомания профилактикасын үткәрү» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлдә «Сәламәт буын – сәламәт ил» Республика наркотикларга каршы проектлар конкурсы җиңүчеләре катнашты.

Тулысынча укырга

«Идел йорт» фестивале приемияләре тапшырылды

2017 елның 12 декабрендә  Г. Камал исемендәге Татардәүләт Академия театрында « Идел йорт»  XVII Төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тулысынча укырга

Страницы:     1    2    3    4    5    6    7    8    9    10    11    ...52