Татарча   Русский   English


Игълан

2018 елның 27-28 июль көннәрендә Актаныш муниципаль районы хакимияте Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә татар уен коралы традицияләрен саклау, аларны башкару, үстерү һәм пропагандалау максатыннан, гармунчыларның Бөтенроссия «Актаныш гармуннары» фестивале уздыра.


  

 

Тулысынча укырга

Чистай районына комплекслы фольклор-этнографик экспедиция

2018 елның 9-13 июлендә традицион халык мәдәниятен саклау максатыннан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Татарстанның Чистай районына комплекслы фольклор-этнографик экспедиция үткәрелде. Экспедиция барышында Яүширмә, Татар Гаделшәсе, Дүрт йорт, Кызыл-Ялан, Татар Толкише, Мөслим, Татар Ялтаны, Акбулат кебек татар авыллары тикшерелде.  

 

Тулысынча укырга

Питрау – 2018

2018 елның 14 июлендә Мамадыш муниципаль районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең «Питрау» Республика бәйрәме узды.

 

Тулысынча укырга

Игълан

Театр төркемнәре арасында уздырыла торган Ш. З. Закиров исемендәге «Идел йорт» төбәкара фестивале 8-21 октябрьдә Казанда була. 

Тулысынча укырга

Игълан

2018 елның 14 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында керәшен мәдәниятенең «Питрау» Республика бәйрәме узачак.

Тулысынча укырга

Иван Купала – могъҗизалар төне

7 июльдә Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс елгасы буендагы мәйданда славян халыкларының «Иван Купала» бәйрәме үткәрелде. 


 

Тулысынча укырга

Уяв – 2018

2018 елның 8 июлендә Норлат шәһәрендә кабат «Уяв» Республика чуаш милли бәйрәме узды. 

Тулысынча укырга

Үзәк хезмәткәрләре иҗат төркемнәренең чыгышын карады

2018 елның 4 июлендә Минзәлә районының Мәлкән авылы мәдәният йортында «Үзешчән халык төркеме» исеме бирелү уңаеннан Художество Советының күчмә утырышы узды. 

 

Тулысынча укырга

«Әйлән-бәйлән - 2018»

2018 елның 3-4 июлендә Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә «Дубки» сәламәтләндерү лагеры базасында Татарстан халыкларының традицион уеннары «Әйлән-бәйлән» II Республика балалар фестивале узды.  

 

Тулысынча укырга

Игълан

2018 елның 8 июлендә Норлат шәһәрендә «Уяв» ХII Бөтенроссия чуаш милли бәйрәме узачак. 

Тулысынча укырга

Игълан

2018 елның 7 июлендә Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс елгасы буендагы мәйданда славян халыкларының «Иван Купала» бәйрәме үткәреләчәк.    

 

Тулысынча укырга

«Иске Казан түгәрәк уены» Республика фестивале лауреатларының йомгаклау концерты узды

2018 елның 1 июлендә Биектау муниципаль районының Казан арты мәдәни-күңел ачу паркында икенче тапкыр «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры Республика фестивале лауреатларының йомгаклау концерты узды.

 

 

Тулысынча укырга

«Гырон-быдтон» – 2018

2018 елның 1 июлендә Балтач районында удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон-быдтон» үтте. 


 

Тулысынча укырга

Мордва бәйрәме «Валда шинясь» га 5 ел!

2018 елның 30 июнендә Тәтеш муниципаль районы Кильдеш авылында Республика мордва (мокша) бәйрәме «Валда шинясь» булды.

Тулысынча укырга

Бөтенрәсәй татар фольклоры «Түгәрәк уен» фестивале узды

2018 елның 28-30 июнендә Ульян өлкәсе Иске Кулатка районында Бөтенрәсәй татар фольклоры  «Түгәрәк уен» фестивале узды. 

 

Тулысынча укырга

Фолькор-диалектологик экспедиция оештырылды

14 июньнән 24 июньгә кадәр Лаеш районының рус авылларына тел үзенчәлекләрен барлау, фольклор текстларын язу, мәдәни күренешләрне өйрәнү буенча фолькор-диалектологик экспедиция оештырылды. 

Тулысынча укырга

Бөтенрәсәй татар фольклоры «Түгәрәк уен» фестиваленә 10 ел!

10 ел элек Ульян өлкәсе Иске Кулатка районында беренче тапкыр Бөтенрәсәй татар фольклоры «Түгәрәк уен» фестивале уздырылган иде. 

 

Тулысынча укырга

Анонс

2018 елның 30 июнендә Тәтеш муниципаль районы Килдеш авылы җирлегендә мордва мәдәниятенең «Валда шинясь» V Республика фестивале узачак.

 

 

Тулысынча укырга

Футбол бәйрәме – җыр һәм бию бәйрәме дә!

Татарстан мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге 2018 елның 23 июнендә 14.00 һәм 16.50 сәгатьтә «Казан-Чаша» мәйданында («Казан» гаилә Үзәге никахлашу сарае территориясе) футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан чираттагы тапкыр, профессиональ һәм үзешчән иҗат төркемнәренең концерт программасын оештырды. 

 

Тулысынча укырга

Норлат районына комплекслы фольклор-этнографик экспедиция

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең экспедицион төркеме 2018 нче елның 20 июненнән 24 июненә кадәр Норлат районы гореф-гадәтләрен өйрәнеп, бай материал туплап кайтты. 

  

 

 

Тулысынча укырга

Страницы:     1    2    3    4    5    6    7    8    9    10    11    ...57